Күргәзмә һәм лабораторияләр
Тарихны иҗат аша яңадан ачабыз.

Үткән белән бүгенге очрашкан урын. Тукай чорында яшәгән шәхесләрнең тормышы, иҗаты һәм идеяләре белән яңадан танышабыз.


Тарихны иҗат аша яңадан ачабыз.
Концерт, аудиоспектакль һәм шигъри баттл.
XX гасыр башы тормышы белән танышабыз.
Исемеңне һәм яшеңне яз, тарихи шәхесләр белән таныш һәм үзеңә истәлекле открытка яса.
Үз яшьтәшләреңне тап ↗Jadidfest — яңа шәһәр татар мәдәнияте фестивале.
Ул татар тарихын, мәдәниятен һәм заманча иҗатны берләштерә. Фестиваль үткән белән бүгенгене тоташтыра, милли мирасны яңа күзлектән ачарга һәм аның белән яңадан танышырга чакыра.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан быелгы фестиваль аның чордашларына, аларның тормышына, иҗатына һәм безгә калдырган мирасларына багышлана.
Без тарихыбызга һәм мәдәниятебезгә кызыксыну уятырга, үткәндә яшәгән шәхесләрнең идеяләреннән илһам алып, бүген яңа әйберләр тудырырга телибез.
Быелгы программа ↗
ТУКАЙ ЧОРДАШЛАРЫ · JADIDFESTОештыручы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла.
Милли китапханәгә, Милли музейга һәм «Күңел» ресторанына рәхмәтебезне белдерәбез.
Ике көн дәвамында музыка, тарих, сәнгать һәм аралашу.
Тукымалардан билгеле шәхесләргә багышланган композицияләр.
Куратор — Регина Гаязова
⌖ Конференц-залТукай чорында яшәгән татар хатын-кызларының тормышы турында монологлар.
Алсу Хафиз лабораториясе нәтиҗәләре
Танылган шәхесләрнең тормышы, очрашулары һәм шәһәр мохите турында.
Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты мөдире
⌖ Музыкаль залТарихы, легендасы булган, ләкин чынбарлыкта булмаган әйберләр музее.
Кураторлар — Алия Гайнуллина, Динара Сәлахетдинова
⌖ Икенче катXX гасыр башы шагыйрьләре бүгенге шигъри баттлда катнашса, кем җиңәр иде?
Куратор — Зөләйха Камалова
⌖ Күргәзмә залыБеренче һөнәри эстрада җырчысына багышланган концерт.
Куратор — Айдар Ниязов, Музыка музее мөдире
⌖ Конференц-залТрадицион уен. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Әйдәп баручылар — Алсу Мәгъсүмҗанова, Фәнзилә Җәүһәрова
⌖ «Хөррият» янындаТатар гәзитенең бер номеры белән танышу.
Нурбәк Батулла
⌖ Кофе-пойнт, икенче катТанылган җырны бергә башкару. Җырчыларны һәм уен коралларында уйнаучыларны көтәбез.
⌖ Конференц-залЗәйнәп Хәсәниягә хат.
Хаттат — Назыйм Исмәгыйлев
⌖ ФойеИке көн дәвамында иллюстраторлар һәм нәшриятләр ярминкәсе.
Рәдиф Кашаповның аудиоспектаклен тыңларга мөмкин булачак.
Тукай чорында үз яшьтәшләреңне тап.
Катнашырга ↗12:00–20:00
КАЙДА?Казан, Татарстан Республикасы
Картада карарга ↗Фестиваль һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңалыкларын социаль челтәрдә күзәт.
@forumtatar ↗Тарихка үз яшең аша кара. Тукай чорында синең яшьтә кемнәр яшәгәнен һәм аларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен бел.

10 × 15 см форматында. Теләсәң, үз фотосурәтеңне өсти аласың.
Яшь 1913 ел дәвамында, билгеле булган туу һәм үлем даталарын исәпкә алып билгеләнә. Төгәл даталар булмаса, яшь ел буенча якынча исәпләнә. Тукай өчен: 26 яшь (техник бирем буенча).